Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы район халкын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди

Сан буенча быелгы алтынчы ут корбаны 64 яшьлек Карамалы Тау бистәсе кешесе булды.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе һәлак булган ир-атның ут белән саксыз эш итүе.

Агымдагы ел башыннан бирле Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә 104 янгын булган. 6 кеше янгын корбаны булды, бу узган елның шушы чорына караганда 2 очракка күбрәк.

Янгыннарда кешеләр үлеме арту сәбәпле, янгын сүндерү хезмәте, шәһәр һәм район халкын ут белән үтә сак булырга һәм үз торакларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Альберт Гайфутдинов, ЯҮМРның янгын күзәтчелеге бүлеге баш инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев