Австралия утта: стихиягә каршы көрәш
Шушы көннәрдә, озак айлар дәвамында урман янган илдә кешеләр һәм хайваннар һәлак булган җирдә, күптән көтелгән яңгыр яуды.
Әмма җирле янгын сүндерүчеләрнең явым-төшемгә өметләре аз: фаразлаулар буенча, аларга тагын да югарырак температурага әзер булырга кирәк.
Җирле янгын сүндерү хезмәте иң зур һәм куркыныч янгыннарны яңгыр сүндермәячәк дип кисәтте – шартлар тагын да начараячак.
Искәртеп узабыз, 2019 елның сентябрендә Австралиядә башланган җимергеч урман янгыннары 24 кешене һәлакәткә китергән һәм 2 меңгә якын йортны җимергән. 500 миллионга якын хайван утта юк булган. Иң көчле янгыннар Австралиянең иң күп кеше яши торган Яңа Көньяк Уэльста яна.
Фаҗиганең катастрофик масштабы космостан төшерелгән рәсемнәрдә яхшы күренә. Янгын сүндерүчеләр зур тизлек белән таралучы утны сүндерә алмыйлар, көчле җил аны куа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев