Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елгы май аена һава торышы фаразы: беркем дә мондый борылышны көтмәгән иде

Синоптиклар быелның май аена һава торышына яңа фаразын бастырды.

Россияне циклоннар атакага тотачак, алар үзләре белән температураның түбәнәюен, дәвамлы һәм мул явым-төшемнәрне, шулай ук урыны-урыны белән җимергеч давыллы, көчле җил хакында кисәтә.

Татарстанда, синоптиклар фаразына караганда, явым-төшемнәр күп, көзгә охшаш май ае булачак. Ә бит күпьеллык метеокүзәтүләр нигезендә, календарьда язның соңгы ае республиканың бөтен территориясендә һәрвакыт җылы һәм кояшлы була.

Быел җирле халык йомшак климат шартларын көтеп көтек булыр ахыры. Аның каравы Татарстанга арктик һава массалары бәреп керә, алар аномаль суыту китерәчәк. Шул ук вакытта яңгырлар республикага айның беренче яртысында ук ишеләчәк - 1 майдан 14 майга кадәрге чорда явым-төшем якынча 30 мм га кадәр ява һәм бары 10-12 градус җылы. Мондый һава торышын беребез дә көтмәгән иде инде, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укып булмый анлашылмый