Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елда россиялеләрне нәрсә көтә

2020 елны россиялеләр тормышында үзгәрешләр булачак - 1 гыйнвардан ук кайбер законнар гамәлгә керәчәк. Аларны без берничә бүлеккә бүлеп бирәчәкбез. Кадерле дусларыбыз, әлеге яңалыклар турында ни уйлыйсыз? Фикерләрегезне комментарийларда көтеп калабыз. Лайкларыгызны жәлләмәгез.

Шәрабка бәяләр артачак 
1 гыйнвардан акцизлар күтәреләчәк. 2020 елдан литр өчен акциз 31 сум тәшкил итәчәк, 2021 елдан ул 32 сум, 2022 елдан - 33 сум булачак. 

Автомобильләр кыйммәтләнә 
Утильләрне җыю ставкасы күтәрелү сәбәпле, бу хәл килеп чыкты. Моңа кагылышлы карарны премьер-министр Дмитрий Медведев имзалады. 
Җиңел автомобильләргә бәяләр шактый артачак һәм уртача 110,7 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта төп игьтибар төгәл бер автомобильләрнең куәтенә биреләчәк. 

Вокзалларда бәдрәфләр бушлай булачак 
Поезд пассажирлары, аларны каршы алучы һәм озатучылар 1 гыйнвардан алып әлеге яңалыклардан «ләззәт» алачак. Бу кагыйдә, ерак араларга җибәрелүче поезд вокзалларында, шулай ук Мәскәүнең барлык вокзалларында гына эшләячәк. 

Россиялеләргә электрон хезмәт кенәгәләрен бирә башлаячаклар 
Эш бирүчеләр Пенсия фондына хезмәт эшчәнлеге һәм һәр хезмәткәрнең стажы турында мәгълүматны онлайн-режимда тапшыра башлаячаклар. 


Номеры булмаган яңа автомобильләрдә йөрү тыелачак 
Яңа кагыйдәләр нигезендә, автомобильләрне дилер теркәячәк: автосалоннар «махсуслаштырылган оешмалар» статусын алачак (дөрес, кирәкле тикшерүләр узганнан соң) һәм үзләре документларны ЮХИДИга тапшыра, номер билгеләрен җитештерә һәм ачкычлар белән сатып алучыга тапшыра алачак. Шул рәвешле, машиналар автосалоннардан инде номерлары белән чыгачак. 
Икенчел базар өчен берни дә үзгәрмәячәк - машина йөртүчегә автомобилен исәпкә кую өчен элеккечә 10 көн биреләчәк. 

Минималь хезмәт хакы үсә 

Яңа законнар нигезендә, студентлар яки курсантлар, ординаторлар, ассистент-стажерлар, адъюнктлар һәм аспирантлар матди ярдәм алганда , әгәр дә ул елына дүрт мең сумнан артмаса, керем салымын түләмәячәкләр. 
Шулай ук керем салымыннан, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр азат ителәчәк. НДФЛга терактлар вакытында, гадәттән тыш бәла-казаларда зыян күрүрчеләргә аренда шартларында торак биреп торган россиялеләргә түләргә кирәк булмаячак. Әгәр дә бу аренда өчен федераль бюджет түләгән очракта гына бу мөмкин булачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әллә көлеп язылган бу мәкалә? Я рус телендә түгел, я татарча түгел.