***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бүген болытлы, көндез урыны белән аязучан һава торышы булачак. Төнлә кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3 градустан +2 градуска кадәр, көндез максималь температура +1…+2 градусны тәшкил итәчәк.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Юлларда сак булыгыз! Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.
Нет комментариев