Акъегет авылында халык җыены узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында халык җыены узды

11 ноябрь көнне Акъегет мәдәният йортында авыл халкы белән җыен үткәрелде. Җыенны Акъегет авыл җирлеге башлыгы Ә. Х. Садыков алып барды.

Очрашу барышында көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды, авыл халкын борчыган актуаль сораулар күтәрелде. Алар буенча фикер алышу булды, борчыган проблемаларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.

Җыенның мөһим мәсьәләләренең берсе – 2027 елга үзара салым күләмен билгеләү булды. Шулай ук киләсе елда авыл җирлегендә башкарылачак эшләр, төзекләндерү һәм авыл тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән планнар турында фикер алыштылар.

Мондый очрашулар авыл халкы белән җирле үзидарә арасында тыгыз элемтә урнаштыру, халык фикерен ишетү һәм уртак проблемаларны бергәләп хәл итү өчен зур әһәмияткә ия.

Авылның киләчәге, аның төзеклеге һәм иминлеге – һәркемнең уртак җаваплылыгы. Бердәмлек һәм үзара аңлашу булганда гына куелган максатларга ирешеп була.

Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать битәкчесе Рәшидә Борһанова


Нет комментариев