Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәбәрсез югалганнар эзеннән

5нче гимназиягә күптән көтелгән кунаклар – «Поиск» эзләү отряды егетләре очрашуга килде.

Рамил Гыйрфанов һәм Алексей Бутусов мәктәп укучыларына Бөек Ватан сугышы вакытында каты сугышлар барган урманнарга һәм кырларга эзләнүгә чыгучыларның көнкүреше һәм маҗаралары турында сөйләде.
 

– Без Бөек Ватан сугышы чорындагы исәпкә алынмаган хәрби каберлекләрне эзләү һәм әлегә кадәр төрле сәбәп­ләр аркасында хәбәрсез югалган дип саналган Кызыл армия сугышчыларының исемнәрен кайтару белән шөгыльләнәбез, – дип аңлата Алексей Бутусов. Экспедицияләр вакытында без кием, көнкүреш әйберләре һәм һәлак булган солдатларның мәетләрен генә түгел, ә сугыш кирәк-яракларын, шартламаган снарядлар да табабыз. Аларны, алга таба утильләштерү өчен, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алып китә.Ике атна элек «Поиск» эзләү отряды Тверь өлкәсендә Ржев шәһәрендә Хәтер вахтасын тәмамлады. Экспедиция нәтиҗәсендә Кызыл Армиянең 11 сугышчысы табылды.


– Ә бу ерак җирләргә йөрүләр һәм башка чыгымнар кем хисабына ясала? – дип сорады 5нче гимназия укучысы, эзләүчеләр сафларына керергә тәкъдим иткәндә.

 

– Күбесенчә бу сәяхәтләр өчен экспедициядә катнашучылар түли, әмма кайвакыт без трансфер чыгымнары өчен компенсация алабыз, – дип җавап бирде Алексей Бутусов. – Хәзер бездә иганәче барлыкка килде – бу битараф булмаган кеше Зеленодольскта яшәүче – Радик Мостафин. Радик Рамилевич безгә казу урыннарына кадәр илтеп җиткерергә шофер белән транспорт бирде, моның өчен без аңа бик рәхмәтле.
Эзләүчеләрнең иң мөһим миссиясе – солдатларның җәсәдләрен табу гына түгел, ә аларның шәхесләрен ачыклау. Совет Армиясенең һәр солдатының диярлек үзе турында мәгълүмат язылган медальон булырга тиеш, анда хәтта, әгәр дә дошман пулясы аны куып тота калса, һәлак булуы турында хәбәр итү өчен якыннарының адресы да язылырга тиеш була. Бу билгеләр безнең эзләнүчеләргә бик ярдәм итәр иде, әгәр дә сугышчылар арасында, шул кагәзьне тутырмаса һичшиксез өенә исән-сау кайтачак дигән ышану булмаса. Шуның аркасында табылган медальоннарның күбесе буш... Әмма, кызганычка каршы, фашист пулясы аларны да аямаган...

Рамил Гыйрфанов бер вакыйга белән уртак­лашты.

– Урманда эзләнү-казу эшләре алып барганда мин «скирда» сүзе язылган кашыкка тап булдым. Фамилиягә охшамаган. Казуымны дәвам иттем. Кеше җәсәдләре таптым. Ул, күрәсең, кашыкны аяк чолгавында йөрткән. Соңрак ачыкланганча, кече политрук Константин Скирда чыннан да бу урыннарда сугышкан. Аның каберлегенә туганнары килде, безнең табыш өчен бик рәхмәтле булдылар, чөнки моңа кадәр ул хәбәрсез югалган дип саналган.
Алексей һәм Рамил гимназиягә укучыларга күрсәтү өчен үз табышларын да алып килгән иде: немец офицеры шинеле, Совет солдаты һәм немец каскалары, шулай ук Шпагин пистолет-пулеметы. Немец формасы дөнья сугышлары тарихында иң элегантлыларның берсе дип санала. Аларны танылган кием дизайнеры Хуго Босс модельләре буенча теккәннәр дип сөйлиләр. Алар чиста йон тукымадан эшләнгән була. Җәй көне немец солдатларына, эсседән бөтенләй әлсерәмәс өчен, җиңнәрен генә сызганып куярга рөхсәт ителгән, юкса тышкы кыяфәт бозыла.


Укучыларга очрашу бик ошады, алар шундый мавыктыргыч итеп сөйләүчеләрнең һәр сүзен «йотып» барды. Бәлки, 5нче гимназиялеләр арасыннан теләк белдерүчеләр хисабына, «Поиск» эзләнүләр отряды сафлары да артып куяр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X