Исегезгә төшерәбез, пособие ана капиталына хокукы булган гаиләләр өчен пандемия чорында социаль ярдәм чарасы булып тора.
Шул ук вакытта, аның инде тотылганмы, юкмы икәнлеге мөһим түгел. Түләүләр өч айга - апрельдән июньгә кадәр каралган. Гаризаны бу елның 1 октябренә кадәр бирергә мөмкин. Моны июньнән соң эшләүчеләр өч ай эчендә бөтен сумманы алачак, тик ана (гаилә) капиталына хокук 1 июльгә кадәр барлыкка килсә генә.
"Минем документлар" офисларында хезмәт алу өчен, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте сайтында яшәү урыны буенча кабул итүгә алдан язылырга яки моны 8(843) 222-06-20 телефоны буенча колл-үзәк операторы аша эшләргә кирәк. Гаризаны КФҮкә (МФЦ) бармыйча гына, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша, дистанцион рәвештә дә бирергә мөмкин.
Нет комментариев