Яшәеш

Татарстанда мәктәп укучыларының социаль челтәрләрен күзәтү мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим итәләр

Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлыкның 2027 елга җәмәгатьчелек фикерен ачыклау максатыннан үткәрелә торган тавыш бирүенә укучыларның социаль челтәрдәге сәхифәләрен тикшерү турындагы пункт та кертелгән. Сүз 5–11 сыйныф укучыларының һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының кимендә 50 процентының социаль челтәрләрен мониторинглау турында бара. Моның максаты — деструктив эчтәлекне ачыклау.

Иң күп тавыш җыйган өстенлекле юнәлешләр министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында каралачак. Барлыгы 5–7 төп максат билгеләргә планлаштырыла.

Тавыш бирүдә башка тәкъдимнәр дә бар. Алар арасында балалар психологиясенә багышланган чараларда катнашучы ата-аналар санын арттыру, олимпиадалар һәм конкурслар күләмен киңәйтү, шулай ук табигый-фәнни фәннәрдән, профильле математикадан һәм информатикадан БДИ сайлаучы укучылар өлешен арттыру каралган.

Моннан тыш, мәктәп музейлары һәм музей почмаклары булган уку йортлары санын арттыру, көллиятләрнең кимендә 25 процентын максатчан укыту программасына җәлеп итү тәкъдим ителә.

Исемлеккә студентларга һәм яшь галимнәргә ярдәм чараларын кертү, 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге аутизм спектры тайпылышлары булган балалар өчен белем алу маршрутын әзерләү, укытучыларга ярдәм итү дә кергән.

Шулай ук мәктәпләрдә ясалма интеллект буенча кимендә 400 түгәрәк эшләтү максаты куела.

Вечерняя Казань


Нет комментариев