Татарстанда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша алына торган массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр исемлегенә баланы мәктәпкә кабул итү һәм аны башка мәктәпкә күчерү хезмәте дә кертелгән. Тиешле күрсәтмәгә республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
Документ нигезендә, портал аша гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларына баланы кабул итү турында гариза бирергә мөмкин булачак.
Әлеге хезмәтне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары күрсәтәчәк.
Татар-информ
Нет комментариев