Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда яшүсмерләр арасында җинаятьчелек күрсәткече 4,8 процентка арткан. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, хокук бозган балигъ булмаганнар саны 504тән 528 кешегә кадәр җиткән. Мондый арадаш нәтиҗәләрне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында ясаганнар.
Яшүсмерләр иң еш урлашу очраклары буенча тоткарланган — 237 очрак. Шулай ук мошенниклык — 39, талау — 26, акча яки мөлкәт таләп итеп янау — 25, караклык һөҗүме (разбой) — 13 очрак теркәлгән. Компьютер мәгълүматына законсыз керүнең 15 очрагы ачыкланган.
Ведомствода тагын бер уңай үзгәрешне билгеләп үткәннәр: яшүсмерләр тарафыннан төркем составында кылынган җинаятьләр саны 41 процентка кимегән. Узган елның шул ук чорында 375 очрак теркәлсә, быел бу күрсәткеч 222гә кадәр төшкән.
КП Казань
Нет комментариев