Яшәеш

Ранис Гыйләҗетдинов Күчмә халыклар уеннарында алтын яулады

Яр Чаллыда яшәүче танылган спортчы Ранис Гыйләҗетдинов Бишкекта узган Күчмә халыклар уеннары чемпионы булды.

Ул VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары кысаларында милли кыргыз көрәше «Алыш»ның классик стилендә абсолют җиңү яулады. Аңа 80 килограммнан югары үлчәү авырлыгында ковердагы җиңү өчен алтын медаль тапшырылды.

Беренче әйләнештә ул Кытай көрәшчесен 6:0 исәбе белән, икенчесендә – 160 кг авырлыктагы Иран көрәшчесен, ә өченчесендә – 190 кг авырлыктагы Болгария спортчысын отты. Финалда Ранис Молдовадан килгән авыр үлчәүле көрәшче белән очрашты һәм тагын да көчлерәк булып чыкты.

Узган уеннарда да, 2024 елда Астанада, Ранис Гыйләҗетдинов өенә алтын медаль белән кайткан иде. Аның тренеры – Илнур Хәйбуллин. Этник спорт төрләре буенча уникаль халыкара ярышлар 1–6 сентябрьдә уза. Программа 43 дисциплинаны үз эченә ала. Россия җыелма командасын 230 дан артык спортчы тәкъдим итә. Шул исәптән Татарстаннан – биш дисциплина буенча 8 спортчы: көрәш (татар көрәше), ат өстендә көрәш, ат өстеннән тәңкә күтәрү, армрестлинг һәм алыш (кыргыз көрәше). Барлыгы ярышларда 100 дән артык илдән 3 меңнән артык кеше катнаша.

Чираттагы турнир 2028 елда Казанда узачак.

Челнинские известия


Нет комментариев