Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат юлында фаҗига

Яшел Үзән районында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган яшь егет тукталышка барып кергән һәм өч укучыны бәрдергән.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2 июньдә 00:30 сәгатьтә Норлат - Акъегет автоюлының 16нчы чакрымында Бакырчы авылыннан 25 яшьлек “ВАЗ-2114”ны йөртүче Норлат авылы ягыннан хәрәкәт иткәндә, җәмәгать транспорты тукталышына барып керә. Вакыйга вакытында тукталышта өч балигъ булмаган кыз басып торган була.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, сигезенче сыйныф укучысының баш мие җәрәхәтләнә. Ике 16 яшьлек кыз төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала һәм медицина ярдәме күрсәткәннән соң өйләренә җибәрелә.
Моннан тыш, автомобиль йөртүче үзе дә зыян күргән. Бик күп авыр имгәнүләр белән хастаханәгә озатыла.
Беренчел мәгълүматлар буенча, егет гамәлләрендә 9.10 һәм 10.1 РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең бозуы күренә (юл хәрәкәте иминлеген һәм ян-як интервалны тәэмин итә торган тизлекне сайламаган). Моннан тыш, автоһәвәскәр машина йөртүче таныклыгыннан башка машина белән идарә иткән - ул аны беркайчан да алмаган, дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X