Яшәеш

Казан үзәгендәге кафе антисанитария аркасында вакытлыча ябылды

Казан үзәгендәге Five green bottles кафесы суд карары буенча 30 тәүлеккә ябылды. Вахитов районы бүлегенең суд приставлары бинага керү урынын пломбаладылар.

Татарстан буенча Россия ГУФССП хәбәр итүенчә, вакытлыча ябуның сәбәбе — санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу: җитештерү бүлмәләренең тиеш булмаган хәлдә тотылуы, азык-төлекне саклау проблемалары һәм башкалар.

Татар-информ


Нет комментариев