Вакансияләр ярминкәсендә 3 оешма катнашты: «ПК ЭНМИ» ҖЧҖ, «ТДК» ҖЧҖ (Татарстан агач эшкәртү комбинаты) һәм «Полюс» ҖЧҖ.
Эш эзләүчеләргә 100дән артык вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәдә 38 кеше катнашты. Эш эзләүчеләр эш бирүчеләргә хезмәт шартлары турында кызыксындырган сорауларын бирә, беренчел әңгәмә уза һәм үзләренә туры килгән вакансияне сайлый алды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен чираттагы вакансияләр ярминкәсе 25 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, Татарстан урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак.
Әлеге чара «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев