Яшел Үзән шәһәрендә «Әл-Әнгам» мәчете рәсми төстә үз ишекләрен ачты
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендә «Әл-Әнгам» мәчете рәсми төстә үз ишекләрен ачты

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, башка дәрәҗәле кунаклар, район һәм шәһәр җитәкчелеге, дин әһелләре, шулай ук җирле халык катнашты.

Чара барышында мәчетнең төзелү тарихы һәм аның мөселманнар тормышындагы әһәмияте турында сүз барды. Кунаклар яңа гыйбадәт йортының Яшел Үзән мөселманнары өчен рухи үзәккә әверелүен, биредә гыйбадәт кылу белән беррәттән, дини-агарту чаралары һәм төрле очрашулар үткәрү өчен дә мөмкинлекләр булачагын билгеләп үттеләр.

Тантанада катнашучыларга изге теләкләр җиткерелде, мәчетнең киләчәктә дә шәһәр халкына һәм барлык мөселманнарга хезмәт итүе теләнде. Ачылу чарасы догалар һәм хәер-фатихалар белән дәвам итте.

Әлеге чарадан Илсөя Садыйкова ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.


Нет комментариев