БРИКС-2026да районыбызда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында килешүләр имзаланды
Яшәеш

БРИКС-2026да районыбызда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында килешүләр имзаланды

Казанда БРИКС төзелеш атналыгының пленар утырышы алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Яшел Үзән районы территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында берничә килешү имзаланды.

«ЛайнерТек» компаниясе «Свияжский мультимодальный логистический центр» индустриаль паркы территориясендә ПВХ-профиль һәм комплектлау әйберләре җитештерү комплексын төзергә планлаштыра. Проектка 2 миллиард сум инвестиция кертеләчәк. Аны гамәлгә ашыру 2027 елның гыйнварыннан 2031 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк. Предприятиедә 53 эш урыны булдыру күздә тотыла.

Тагын бер проект – М-7 федераль трассасы янындагы күпфункцияле «ИРБИС» автомобиль комплексы. Инвестицияләр күләме 852 миллион сум дип бәяләнә. Проект кысаларында 106 эш урыны булдырылачак. Төзелешне 2027 елның беренче кварталында башлау планлаштырыла.

Гөлшат Зәгидуллина җитәкчелегендәге «ТатЛифт» компаниясе катнашында да Чечен Республикасы һәм «Точно» компанияләр төркеме белән килешүләр имзаланган.

«ТатЛифт» предприятиесе «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә эшли. Ул Татарстанда лифтлар һәм лифт җиһазлары җитештерүче бердәнбер предприятие булып тора. Быел компаниягә алты ел тулган. Бу вакыт эчендә ул төбәкнең сәнәгать үсешендә ышанычлы катнашучы буларак танылган.

«Точно» компанияләр төркеме муниципалитет территориясендә «Васильевский остров» проектын гамәлгә ашыра. Яңа килешүләр эшлекле элемтәләрне ныгытырга һәм инвестиция инициативалары буенча эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Муниципалитет өчен бу – яңа җитештерү куәтләре, эш урыннары һәм сәнәгать, юл инфраструктурасын алга таба үстерү дигән сүз.

Михаил Афанасьевның MAX сәхифәсеннән алынды


Нет комментариев