Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Томат һәм борычның яшь үсентеләре өчен алыштыргысыз ашлама

Сез ничек уйлыйсыз, үсентеләр шытып чыккач ук нәрсәгә мохтаҗ? Бәлки кайберләрегез белә дә торгандыр.

Әйе, һичшиксез, аларга барыннан да бигрәк фосфор кебек элемент кирәк. Барысы да гади. Нәкъ менә бу элемент үсемлекләр сулышында, синтез һәм фотосинтез процессларында мөһим роль уйный. Үсентеләр өскә сузылып түгел, ә нык булып үсәчәк.

Беренче көннәрдән үк үсентеләр көчле булсын өчен утыртканда җиргә балык онын (бу балыкларның вакланган сөякләре) кертергә кирәк. Әгәр дә үсентеләрне аерым стаканнарга утыртасыз икән, шунда ук 1 чәй кашыгы балык оны салсагыз да була.

Әгәр дә сез гомуми савытка утыртасыз икән, ул чакта әлеге он 3-4 кашык та җитә. Туфракны яхшылап болгатырга онытмагыз. Үсентеләрегезнең нык булып үсүен үзегез үк күрерсез. Авыруларга да азрак бирешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев