Әлеге сүзләрне аның иҗат юлына карата да әйтергә була. Чөнки Фернатның бүгенге сәхнәдәге урыны бер көндә генә барлыкка килмәгән. Аның артында еллар буе хезмәт, сабырлык, эзләнү һәм иң мөһиме – театрга тугрылык тора.
«Норлаттан да драма артисты чыкты»
2020 ел Фернат өчен аеруча истәлекле була. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
Бу исемне ул хезмәтенә куелган зур бәя дип кабул итә. Шул ук вакытта аның өчен әлеге исем зур җаваплылык та.

– Бу исемне алып, аны акларга, аңа туры килерлек итеп иҗатыңны дәвам итәргә кирәк. Бу артист өчен тагын да илһамланып, канатланып алга бару өчен стимул, – ди Фернат.
Аның өчен иң кадерлесе – бу исемнең туган як белән бәйләнеше.
«Норлаттан да драма артисты чыкты» дигән сүзне ишетү – якташыбыз өчен зур горурлык. Ул бу юлга ялгызы гына килмәвен дә яхшы аңлый. Аның янәшәсендә остазлары, хезмәттәшләре, дуслары, гаиләсе, якташлары тора.
Кызганыч, әтисе Фәрит улының бу шатлыклы көнен күрә алмый. Әнисе исә, улының уңышларына сөенеп, чыгышларын театрга килеп караган. Фернат өчен әнисенең тамаша залында утыруы – үзе зур бәхет.
Авыл холкы – образларда
Шәһәрдә еллар дәвамында яшәсә дә, Фернатның күңеленнән авыл китмәгән. Киресенчә, туган як хатирәләре аның иҗатына да үтеп кергән.
Кайбер образларында ул авыл кешеләренең холкын, гадәтләрен, сөйләшүен, тормышын хәтердә яңарта. «Корт» спектаклендәге Рифат ролен башкарганда да әтисен күз алдына китергән. Әтисе Фәрит тракторист булган, спектакльдәге Рифат та шундый.
– Туган як – рухи азык ала торган урын, илһам чыга нагы. Без инде шәһәрдә авылны сагынып яшәүче мәҗнүннәр. Авылдан китәсе килми, – дип елмая ул.
Шуңа күрә, Норлат – Фернатның тормышында үткәннең бер өлеше генә түгел. Ул бүгенге иҗатының да тамыры.
Өмет белән яшәү
50 яшьлек юбилеен каршылаганда, Фернат тормышында үткән юлны гына барлап калмый, киләчәккә дә планнар кора.
– Өмет, ышаныч белән яшим. Өмет адәм баласына ышаныч, канат бирә, рухландыра, – ди ул.
Гаиләсе аның өчен зур таяныч. Тормыш иптәше Гүзәлия бухгалтерия өлкәсендә эшли. Уллары гаиләле, кызы педагогия көллиятендә белем ала һәм сәламәтлеге чикле балалар белән эшләргә әзерләнә. Әнисе авылда яши. Фернат өчен әнисенең янәшәдә булуы – зур куаныч.

Иҗатта да яңа хыяллары бар. Кайчандыр татар филологиясендә укырга теләгән, әмма бу хыялы тормышка ашмаган. Шигырьләр язган, аларны укучылары төрле конкурсларда сөйләгән. Хәзер әкиятләргә инсценировка ясый. Үзе башкарган иҗат эшләрен туплап, китап чыгару теләге дә бар.
Чөнки, артист өчен сәхнәдәге һәр образ – үзе бер истәлек.
«Кеше китә, ә җыры кала», диләр. Фернат та артистның халык күңелендә калуы турында уйлана. Кеше үзе бакыйлыкка күчсә дә, ул башкарган рольләр тамашачы хәтерендә яши ала.
«Теләкнең дә җимеше була»
Фернат Насыйбуллинның бүгенге тормышына карасаң, бер нәрсә ачык күренә: балачакта туган хыял аны гомер буе озата килгән.
Норлат клубында эшләү турында хыялланган авыл малае бүген зур театр сәхнәләрендә уйный. Әмма ул туган авылыннан ераклашмаган. Киресенчә, үзенең һәр уңышын туган як белән бәйләп карый.

Юбилее уңаеннан Фернатка Яшел Үзән районы җитәкчелеге исеменнән «Галим-мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел» юбилей медале тапшырылуы да аның өчен көтелмәгән, әмма бик кадерле бүләк була. Ул моны якташларының аның хезмәтенә һәм иҗатына биргән бәясе дип кабул итә.
– Районыбызның миңа карата зур бәясе бар икән, димәк, моңа кадәр булган иҗатым, тырышлыгым бушка китмәгән. Димәк, якташларым хөрмәт итә, ярата. «Галим Мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел» юбилей медале бит инде ул бөтен кешегә дә бирелми. Мин бу медальгә лаек булуым белән бик бәхетле һәм рәхмәтле, – ди ул.

Юбилей кичәсен туган Норлат авылында спектакль белән билгеләп үтү теләге дә булган. Әлегә бу хыялы тормышка ашмаган, әмма Фернатның өметен өзәсе килми.
Ә ул яшьләргә нәрсә теләр иде?
Аның җавабы бик гади, әмма тирән мәгънәле: «Яшьләргә теләгем – яраткан эш кешегә җимеш бирә. Күңел биреп эшләгән эш кенә рухи яктан да, матди яктан да нәтиҗәле була».
Бәлки, Фернатның үз тормышы да нәкъ шушы сүзләрнең дәлиледер. Ул сәхнәне сайлаган. Авыр вакытларда да үз кыйбласыннан тайпылмаган. Кечкенә авылдан чыккан егетнең зур театрга барып җитүе – талант кына түгел, үз эшеңә тугрылык, сабырлык һәм күңел биреп хезмәт итү нәтиҗәсе.

Норлатта башланган юл бүген дә дәвам итә. Сәхнә утлары сүнми, яңа рольләр туа, тамашачы алкышлары яңгырый. Ә артист күңелендә һаман туган авылының якты учагы яна.
Фернат өчен ул учак – балачак, әтиәни, туган йорт, авылдашлар һәм иң тәүге сәхнә. Һәм, бәлки, зур сәхнәдәге һәр яңа ролендә ул шул якты учакның бер өлешен үзе белән алып чыгадыр.
Якташыбызның безнең «Яшел Үзән» газетасы белән дә кызыксынып баруы аеруча күңелле. Үзе авылда яшәмәсә дә, газетаның электрон вариантын карап, социаль челтәрләрдәге яңалыклар белән даими танышып тора.
– «Яшел Үзән» газетасы – районда татар телендә чыга торган бердәнбер басма. Коллективның бердәм булып, үз эшенә бирелеп хезмәт итүе читтән дә күренеп тора. Газетаның тиражы күп булсын, тугры укучыларыгыз артсын! Интернет заманы булса да, газета бик кирәк. Өлкән буынның күзлек киеп, газетаны зур итеп ачып укып утыруы үзе бер матур күренеш. Илһамланып яшәгез, иҗатыгыз саекмасын! Безнең хакта да язып торуыгыз өчен зур рәхмәт! – дип, изге теләкләрен җиткерде танылган якташыбыз.


Нет комментариев