Корейча чөгендер
Тәмлетамак

Корейча чөгендер

Бу кабымлык кухнягызның хиты булырлык. Чөгендердән әзерләнә һәм витаминнарга бик бай.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк була:

  • Пешмәгән чөгендер – 3 данә
  • Суган – 1 данә
  • Сарымсак – 3 тырнак
  • Кинза орлыгы – 1 чәй кашыгы
  • Төелгән кара борыч – ярты чәй кашыгы.
  • Аш серкәсе – 1-0,5 аш кашыгы.

Чөгендерне угычтан уырга, бераз тозларга һәм аш серкәсен кушарга. 2-3 сәгать маринадлансын. Аннары җыелган суын түгергә. Суганны сыек майда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга һәм җыеп алырга (ул безгә кирәкмәячәк). Шул майны җылы килеш маринадланган чөгендер өстенә сибәбез һәм шунда ук вакланган сарымсак (изгеч аркылы чыгартсаң тагын да яхшы), кызыл борыч һәм кинза орлыгы оны кушабыз. Тәмен тагын да яхшырту өчен аз гына шикәр комы өстәсәгез дә була.


Нет комментариев