Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең табиб-эндоскописты Артур Рафаил улы Гәрәев укучыларга эндоскопик тикшеренүләр һәм сәламәтлекне саклау турында киңәшләрен бирә.
Сәламәтлеккә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне без еш кына соңга калдырабыз: «Әле үтәр», «Үзе бетәр», «Табибка барырга вакыт юк», дип уйлыйбыз. Күп очракта төрле процедуралардан курку комачаулый. Әмма авыруны иртәрәк ачыклау күп кенә җитди проблемаларны булдырмаска мөмкин.
Артур Гәрәев Башкортстанның Чишмә районында туган. Уфа медицина университетын тәмамлаганнан соң, хирург булып эшләгән, соңрак эндоскопия буенча квалификациясен күтәргән. 2018 елда Казанга килгән. Бүген ул Яшел Үзәндә эндоскопист булып эшләвенең сигезенче елын дәвам итә.
– Яшел Үзәнне беренче күрүдән үк яраттым. Туган ягым – Чишмә районын хәтерләтә: зур түгел, җыйнак, матур шәһәр, – ди табиб.
Башта гаиләсе белән Салават күперендә яшәгәннәр, соңрак Яшел Үзәндә социаль ипотека программасы буенча фатир алганнар. Хәзер инде Новочувашский бистәсендә үз йортларын салганнар.

Эндоскопия нәрсәне күрсәтә?
Эндоскопия – ашказаны-эчәклек һәм сулыш юллары кебек органнарның эчке торышын тикшерергә мөмкинлек бирә торган мөһим диагностик ысул. Аңа, аерым алганда, ФГДС, бронхоскопия һәм колоноскопия кебек тикшеренүләр керә. ФГДС ярдәмендә ашказаны һәм аның белән бәйле ашкайнату юллары тикшерелә. Бронхоскопия сулыш юлларының торышын бәяләргә мөмкинлек бирә. Ә колоноскопия вакытында калын эчәк тикшерелә. Табиб сүзләренчә, кешеләрне бу процедураларның исемнәре үк куркытырга мөмкин. Әмма заманча медицинада кулланыла торган аппаратлар элеккеге белән чагыштырганда күпкә уңайлырак.
– Күп кеше ФГДС ясатырга курка. Бүгенге аппаратларның диаметры нечкә, процедура үзе дә кешеләр уйлаганча куркыныч түгел, – ди Артур Рафаил улы.
Әгәр кешене еш кына изжога, ашказаны тирәсендә авырту, сәбәпсез косу кебек билгеләр борчый икән, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ФГДС узарга кирәк. Тикшерү вакытында гастрит, җәрәхәт, эрозия кебек үзгәрешләр ачыкланырга мөмкин. ФГДСка әзерлек турында да табиб киңәшләрен алдан белеп кую мөһим. Гадәттә, тикшерү алдыннан ашказанын буш тоту таләп ителә, шуңа күрә кичен җиңел ризык белән туклану һәм табиб әйткән вакыттан соң ашамау кирәк.
Колоноскопиядән куркырга кирәкме?
Колоноскопия турында да кешеләр арасында төрле фикерләр йөри. Иң киң таралган мифларның берсе – «бу бик авыр процедура» дигән фикер. Чынлыкта, аның ничек узуы күп факторларга, шул исәптән табибның тәҗрибәсенә дә бәйле. Кирәк очракта колоноскопияне седация яки наркоз кулланып та үткәрергә мөмкин. Тик иң мөһиме – тикшеренүне курку аркасында кичектермәү.
Профилактик тикшеренүләр вакытында тизәк анализында үзгәрешләр ачыкланып, нәтиҗә уңай булса, табиб колоноскопия узарга тәкъдим итәргә мөмкин. Бу әле кешедә, һичшиксез, җитди авыру бар дигән сүз түгел. Әмма сәбәбен ачыклау өчен өстәмә тикшеренү узу мөһим.

«Ясалма интеллектка гына ышанып булмый»
Бүген интернетта һәм төрле кушымталарда сәламәтлек турында мәгълүмат күп. Кайбер кешеләр үзләрендә булган билгеләрне шуннан эзләп, диагноз куярга тырыша.
– Интернеттагы мәгълүматка таянып яки ясалма интеллект белән генә дәваланып булмый. Бер үк билге төрле авырулар вакытында күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә диагнозны белгеч куярга, ә кирәкле тикшерүләрне табиб билгеләргә тиеш, – дип искәртә эндоскопист.
Сәламәтлекне саклау үзебездән башлана
Табиб фикеренчә, сәламәтлекне саклау өчен катлаулы кагыйдәләр юк. Иң мөһиме – көндәлек тормышта үзеңә игътибарлы булу. Күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга, организмдагы үзгәрешләргә игътибар итәргә, профилактик тикшеренүләрне вакытында узарга, борчыган билгеләрне үзеннән-үзе узар дип көтмәскә, табибка барудан һәм кирәкле тикшеренүләрдән курыкмаска гына кирәк. Уйлап карасаң, бер авырлыгы да юк инде. Сәламәтлеккә игътибар – үзеңә һәм якыннарыңа карата җаваплылык. Шуңа да табибка күренүдән курыкмыйк, вакытында тикшереник.
Нет комментариев