Норлат волонтерлары штабы Олы Ачасырга рәхмәт белдерә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат волонтерлары штабы Олы Ачасырга рәхмәт белдерә

Норлат авылының «Өмет» волонтёрлар оешмасы исеменнән Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаровка һәм уңган, тырыш, юмарт күңелле Олы Ачасыр халкына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Сезнең егетләребезгә күрсәткән ярдәмегез — бердәмлегегезнең, мәрхәмәтле һәм киң күңелле булуыгызның матур үрнәге.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен, гаиләләрегезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек бирсен!

Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә, кадерле дуслар!

Бердәм булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп яшик!

«Өмет» волонтерлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина


Нет комментариев