Өй токмачы — гади ризык кына түгел, ул туган йортны, әниләребезнең тәмле ашларын, якыннарыбызның кайгыртуын хәтерләтә.
Егетләребезгә туган як җылысын бераз булса да җиткерсен иде.
Кадерле апаларыбызга шушы изге гамәлләре өчен зур рәхмәт! Ә егетләребезгә исәнлек-саулык, сабырлык телибез. Һәркайсы туган йортына, гаиләсе, якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсын!
Нет комментариев