16нчы октябрьдә Бөтендөнья ипи көнен билгеләп үтәләр. Безнең бер көнебез дә икмәктән башка үтми. Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ул тормышыбызның чыганагы, ә элеккеге елларда гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган. Икмәк – ул хезмәт, сабырлык һәм җиргә мәхәббәт символы.
Шул уңайдан Мулла Иле мәдәният йортында «Ипи – барлык нәрсәгә баш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина алып барды. Ул балаларга кече яшьтән игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәккә сак караш тәрбияләүнең әһәмияте турында сөйләде. Балалар игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте, икмәкнең нинди озын һәм катлаулы юл үтеп безнең табыннарыбызга килеп җитүе белән таныштылар.
Әңгәмә барышында балалар икмәкнең кадерен белергә, аны әрәм итмәскә, игенчеләргә рәхмәтле булырга өйрәнделәр. Алар икмәкнең генә түгел, ә аны үстергән кешеләрнең дә хезмәтен хөрмәтләргә тиеш икәнен аңладылар. Мондый чаралар яшь буында туган җиргә мәхәббәт, хезмәткә ихтирам тәрбияли.
Нет комментариев