Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Күркә үстерү серләре

Күркә 15градуска кадәрге суыкларга да түзә, әмма җылы һәм коры һаваны күбрәк ярата.

Аңа юеш һав зыянлы. Иң төп таләп – кошның аякларын җылыда тоту. Шуңа кетәклектә җылы аслык ясагыз.
 Күркә – иң зур өй кошы, шуңа аңа иркенлек кирәк. Кетәклекне бер кошка кимендә 1 кв. Метр мәйданнан исәплиләр. 15-20 см биеклектә кунача ясарга кирәк, кошлар үсә төшкәч, куначаны бер метрга кадәр күтәрәләр.

Беренче көннәрдә кошларны тәүлегенә сигез тапкыр ашатырга кирәк. Аларга вакланган ярмага тигез күләмдә каты итеп пешереп вакланган йомырка кушып бирергә була. 1 атнадан рационга яшел үлән, сөт ризыклары кертә башлыйлар.

Күркә яшел суган кыягын бик ярата. Ул аны эчлек чирләреннән саклый. 1 айдан тәүлегенә 4 тапкыр ашатуга күчәләр. Вакланган ярмага яшел үлән (люцерна, клевер, суган кыягы, кәбестә, кишер яфрагы, кычыткан) кушып бирәләр. Махсус катнаш азык(комбикорм) белән тукландырырга була. Анда кошларның үсеше өчен кирәкле микроэлементлар да бар.

Күркә – симерүгә бирешә торган кош. Шуңа һава торышы яхшы булганда, кошлар көннең күп вакытын урамда уздырырга тиеш. Яшел үлән – аларның төп ризыгы.

Бүрттерелгән бодай, арпа, кукуруз, солыга вакланган кычыткан, суган кыягы, тузганак яфраклары кушарга мөмкиню Эремчек, катык бик файдалы. Алларында төелгән йомырка кабыгы, сөяк оны, чиста су торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X