«TIME» форумында «Точно» компанияләр төркеме, Һиндстанның Sri Sri Tattva компаниясе һәм Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документ Яшел Үзән районында традицион медицина үзәге булдыру буенча пилот проектны тормышка ашыруны күздә тота. Проект охшаш үзәкләрне җитәкләү һәм аларда эшләү тәҗрибәсе булган Һиндстан партнерлары катнашында эшләнгән.
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина сүзләренчә, яңа үзәк кечкенә булачак. Аның эшен җирле халыкның кызыксынуын өйрәнгәннән һәм базар реакциясеннән соң бәяләргә планлаштыралар.
«Әгәр без Татарстан территориясендә шундый бер үзәк кенә булдырсак та, бу Һиндстан белән мөнәсәбәтләрдә билгеле бер уңай үзгәреш бирәчәк», — дип билгеләп үтте Талия Минуллина.

Проектны Краснодар краеннан эшкуарлар тормышка ашырырга ниятли. Аны әзерләү өчен Татарстан вәкилләре Һиндстанда берничә күчмә консультация үткәргән.
Һиндстанның традицион медицина системасы иң беренче чиратта профилактикага һәм сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән. Мондый үзәкләргә килүчеләр сулыш практикалары, йога һәм башка сәламәтләндерү юнәлешләре белән шөгыльләнә. Талия Минуллина сүзләренчә, Һиндстанда сәламәтлекне саклау үзәкләре якынча Россияда спорт заллары кебек кабул ителә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев