Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Законсыз хәмер сатучылар тотыла

Алучысы булганда, сатучысы табыла, дип әйтергәме инде яки киресенчәме? Әйтүе авыр, әмма хәмер бизнесының «тәмен татучыларны» штрафлар белән генә куркытып булмый, кабат-кабат тотылалар һәм тагын шул эшләренә алыналар.

Яшел Үзән полицейскийлары тик утырмый, законсыз хәмер сатучыларны ачыклавын дәвам итә. Тик, шунысы гаҗәпләндерә, мондый сәүдәгә кереп китүчеләрне нишләптер штрафлар куркытмый. Шулай булмаса, сабак ала белерләр иде.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте биргән мәгълүматларга караганда, күптән түгел 47 яшьлек яшел үзәнленең алкоголь продукциясен Татарстан урамындагы 25нче йорт тәрәзәсеннән законсыз рәвештә сатуы ачыкланган. Аның элегрәк тә шушы гамәле буенча җаваплылыкка тартылганы булган. Хәзер инде аңа карата җинаять эше кузгатканнар.

Бело-Безводное авылында яшәүче 79 яшьлек ир дә алкогольгә каршы закон бозган өчен җәлеп ителгән. 15000 сум күләмендә штраф салынуга карамастан, пенсионер өйдә җитештерелгән спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүне туктатмаган. Шундый төшемле кәсептән ничек баш тартсын ди?!
Кагыйдә бозучыларга 50дән 80 мең сумга кадәр штраф яный.

Полицейскийлар гражданнарны законсыз хәмер җитештерү һәм сату фактлары турында +7(84371) 4-47-06 телефоны яки 02 (барлык кәрәзле телефоннардан — 102) номеры буенча хәбәр итәргә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев