Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәннең 11нче мәктәбе янында яшүсмерне бәрдереп качкан машина йөртүче ачыкланган

Юлларда җәяүлеләр чыга торган урыннарда автомобильчеләргә бик игътибарлы булырга, бөтен кагыйдәләрне үтәргә, ә балалар учреждениеләре яннарында аеруча аек акыл белән эш итәргә кирәклеген белмәгән кеше юктыр. Әмма төрле хәлләр булырга мөмкин.

1 мартта иртәнге 7 сәгать 40 минутта бер автомобильче Яшел Үзәннең Гоголь урамындагы 11 нче мәктәп янындагы юлдан «зебра» аша чыгып барган 17 яшьлек яшүсмерне бәрдереп, урыннан качып китә. Ул җәяүлегә тиз арада ярдәм күрсәтәсе урында, җаваплылыктан куркып, ничек тә булса эзен суыту ягын карый. Тик хокук сакчылары качкын автомобильчене тиз таба. Аның «Рено Сандеро» автомобилен йөртүче 57 яшьлек хатын-кыз булуы ачыклана.

Бәхеткә, зур җәрәхәтләр алмаса да, яшүсмернең бәрелгән урыннары күп була. Аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Хәзер әлеге фаҗига буенча тикшерү алып баралар. Ничек кенә булмасын, автоледи шәһәрнең шундый зур урамында һәм өстәвенә, «зебра» юл билгесендә җәяүлегә юл бирмичә зур хата ясаган, тупасларча юл йөрү кагыйдәсен бозган, ярдәм күрсәтергә дә ашыкмаган. Бик кызганыч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев