Яшел Үзәндә яшәүче хатын үзен алдатмаган
Кредитны хуплауга банкның җавабын көткәндә, 65 яшьлек хатын булган хәлләрне үз башында әйләндерә һәм аны алдарга теләүләрен аңлый.
Кредит хупланган һәм акчаларны аферистларга күчергән очракта, ул 300 мең сум югалтыр иде.
Булган хәлдән соң пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать итә, анда тикшерүчедән килгән телефон шалтыратуы турында сөйли.
Әлеге «полиция хезмәткәре» аңа банкта "мәгълүмат читкә чыккан" һәм хәзерге вакытта аның исеменә алдалаучылар кредит рәсмиләштерергә тырыша, мошенник гамәлләрен булдырмас өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм кредитка алырга киңәш иткән.
Банкның хезмәткәре гаризаны күргәч, аны гамәлдән чыгарачагын аңлата. Хатын, ялган хезмәткәрләргә ышанып, банкка бара. Ләкин соңгы минутта хәлне уйлап ала һәм мошенникларның хәйләләренә бирешми.
УЯУ БУЛЫГЫЗ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев