Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә кешеләрне мунчада ут төртеп яндыруда шикләнелүчене тоткарлаганнар

Тикшерү версиясе буенча, җинаять шәхси дошманлык нәтиҗәсендә кылына.

5 октябрьдә Яшел Үзәндә янгын сүндерү барышында мунчада ике кешенең гәүдәсе табыла. Ишек тышкы яктан металл чыбык белән бикләнгән була, дип хәбәр итәләр ТР буенча Тикшерү идарәсендә.
«Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять кылуда элек җинаять җаваплылыгына тартылган 46 яшьлек җирле кеше шикләнелә.
Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче һәм һәлак булучылар арасында шәхси дошманлык булган.
“Төзелә торган йорт мәйданчыгында урнашкан мунчада яшәүче ир белән хатынның йоклап китүен көтеп тора да өсләреннән бикләп ут төртә,", - диелә хәбәрдә.
Ир үз гаебен танымаган. Якын арада тикшерү шикләнелүчене кулга алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев