Яшел Үзәндә 58 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган
Ул бушлай игъланнар сайты аша, көймә моторы сатып алу өчен, игълан бирүче белән элемтәгә керә.
Аңа товарны Казаннан транспорт компаниясе китерсен өчен телефонга җибәрелгән сайт сылтамасына керергә кушалар. Яшел үзәнле бөтен шартларны да үтәп, сылтама буенча үзенең бөтен шәхси мәгълүматларын кертә һәм 42 мең сум акча күчерә. Әмма «сатучы» акчаның килмәвен хәбәр итә. Хатын-кыз бу операцияне туктата һәм «акчаны кире кайтару» төймәсенә баса, тагын банк картасы мәгълүматларын кертә. Нәтиҗәдә, тагын 43 мең сум акчасы юкка чыга. Шулай итеп, бу ханым 85 меңеннән колак кага. Шуңа күрә, интернет-сайтлар аша эш иткәндә, сәүдә партнерының ышанычлы булуын ачыкларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев