Яшел Үзән районында балыкчыны коткардылар
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында балыкчыны коткардылар

Гадәттән тыш хәл бүген Зөя утравыннан ерак түгел урында булган.

Зөя елгасын патрульләгәндә "Идел киңлекләре" табигать тыюлыгы хезмәткәрләре бата башлаган ир-атны күреп ала. Ул моторлы көймәсеннән төшеп китә. Көймә аның тирәли бертуктамый әйләнә, хәтта өстеннән дә чыга.

- Без аны тиз генә судан чыгардык, чәй эчердек һәм 112 хезмәтенә шалтыраттык, ә менә көймә белән маташырга туры килде. Нәтиҗәдә, йөзү чарасын туктаттылар һәм балыкчы белән бергә ярга алып килделәр, - дип сөйләде "Идел киңлекләре" тыюлыгының әйдәп баручы белгече Анатолий Молюшкин.

Коткарылган балыкчы медиклар ярдәменнән баш тарткан. Тыюлык хезмәткәрләре халыкны үз гомерләренә сакчыл карарга, уяу булырга һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә чакыра.


Нет комментариев