Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Вакытлыча хокукыннан мәхрүм ителгән

Хәзерге автомобиль юллары тигез һәм шома булса да, куркынычсыз түгел.

Аз гына саксызлык та бәла чыгуга китерергә мөмкин. Ә инде руль артында айнык та булмасаң, анысы тагын да куркынычрак.
Автомобильче Л.М.Фәсхетдиновны инспекторлар махсус рейд барышында шикләнеп туктата. Алар ялгышмый, чынлап та тикшерүләр машина йөртүченең салмыш булуын күрсәтә. Инспекторлар бу кешегә карата РФ КоАПка нигезләнеп, беркетмә төзи һәм эшен җәмәгать судьясына юллый.
Суд гаепләнүченең моңа кадәр җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, машина йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итә һәм 30 мең сум күләмендә штраф сала.
Әгәр дә шундый закон бозу очрагы кабатланса, югарыдагы җәзаның тәэсире булмаса, суд икенче юлы җәзаның лаеклысын билгеләргә мөмкин.
Зеленодольск районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев