Узган атнада Яшел Үзәндә 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
ЮХИДИ

Узган атнада Яшел Үзәндә 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

16 – 22 мартта 132 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 33ендә матди зыян китерелгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

М-7 трассасының 793нче чакрымында «Фольксваген» һәм «Шкода» автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 39 яшьлек «Фольксваген» йөртүче алдан барган «Шкода»ның кинәт икенче полосага күчүенә реакция биреп өлгермәгән һәм аның белән бәрелешкән. Ара ераклыгы аварияле туктау өчен җитәрлек булмау сәбәпле, бәрелешмичә калу мөмкин булмаган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.


Нет комментариев