Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Ремплер авылының Пионерская урамында «Фольксваген Тигуан» автомобилен йөртүче 47 яшьлек ир, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, юлдан чыгып барган 37 һәм 38 яшьлек ир-атларны бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүлеләрнең берсен каршыдан килгән, 43 яшьлек ир йөртүендәге «Тойота Королла» машинасы бәрдергән. Җәрәхәтләнүчеләрнең берсе ярдәм күрсәтелгәннән соң кайтарып җибәрелсә, баш мие җәрәхәте алучысын Казанның 7нче хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Нет комментариев