Татарстанның федераль трассаларында чикләүләр бетерелде
ЮХИДИ

Татарстанның федераль трассаларында чикләүләр бетерелде

Татарстанда федераль трассалар буенча хәрәкәт тулысынча торгызылды.

8.00 сәгатьтән 30 гыйнварда автобуслар һәм йөк транспорты өчен вакытлы чикләүләр бетерелде, дип хәбәр иттеләр "Волго-Вятскуправтодор" ФКУда.

Чикләүләр 29 гыйнварда 17.00 сәгатьтән кертелгән иде. Элегрәк синоптиклар республикада алты көн дәвамында айлык явым-төшем нормасыннан күбрәк явым-төшем булырга мөмкин, дип кисәткән иде.

Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе торак пунктлардан читкә китмәскә һәм шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга киңәш иткән иде.

Татар-информ


Нет комментариев