Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Татарстанда сары-зәңгәр «Җәяүлеләр кичүе» билгесе ТЫЕЛА! Сәбәпләре нинди?

Россиянең Юл агентлыгы (Росавтодор) боерыгы нигезендә, 2026 елның 10 маеннан Татарстан территориясендә 5.19.1 номерлы «Җәяүлеләр кичүе» юл билгесен (сары-зәңгәр төстәге вариант) куллану һәм урнаштыру КАТГЫЙ ТЫЕЛА.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Ни өчен? Рәсми документта аңлатылганча, бу төс гаммасындагы билгеләр халыкта кирәксез ассоциацияләр тудырырга, җәмәгать тынычлыгына зыян китерергә, ялган визуаль ориентирлар формалаштырырга, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләрен дискредитацияләргә мөмкин.

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Юл хуҗаларына, юл-урам челтәрен төзекләндерү оешмаларына һәм подрядчыларга түбәндәгеләр йөкләтелә:

2026 елның 1 июненә кадәр сары-зәңгәр төстәге билгеләрне тулысынча сүтеп алырга.

Аларны Росавтодорның яңа типовой чишелешләр альбомы буенча  соры-ак яки кара-ак төстәге юл билгеләренә алыштырырга.

Эшләрнең башкарылуы турында 2026 елның 5 июненә кадәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсенә хисап бирергә.

ҖАВАПЛЫЛЫК

Таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ КоАПның 12.34нче маддәсе нигезендә, административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Этэч-бэтэч! Беткэн икэн бит боларнын эшлэре!