Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажир автобусы ауган
ЮХИДИ

Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажир автобусы ауган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә Яр Чаллы - Түбән Кама трассасында җиңел машина белән бәрелешеп, Fiat Ducato микроавтобусы ауган.

Һәлакәт урынында зур бөке барлыкка килгән.

Автобуста 11 кеше була, шуларның икесе зыян күргән. Һәлакәт урынына "Биклән" аерым постындагы янгын сүндерүчеләр һәм ПСЧ-72 чыккан.

Татар-информ


Нет комментариев