Татарстанда аек булмаган машина йөртүчеләрне МАХ аша тота башлыйлар
Татарстанда аек булмаган машина йөртүчеләрне, шулай ук рульгә утырырга хокукы булмаган автомобиль хуҗаларын МАХ мессенджеры аша тота башлыйлар – хакимият чат-бот булдырырга планлаштыра, ул хокук бозучылар турында мәгълүматны теркәячәк.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Бу хакта ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты постановлениесенең яңа проектында әйтелә.
Чат-бот аноним рәвештә эшләячәк, ә гражданнар тарафыннан җибәрелгән барлык мәгълүматлар ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИга юнәлдереләчәк дип көтелә.
«Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә милли МАХ мессенджерында чат-бот эшләүдә ярдәм күрсәтсен, гражданнардан транспорт чараларын исерек хәлдә яисә идарә итү хокукы булмаган яки мондый хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр тарафыннан идарә итү фактлары турында аноним мәгълүмат алу максатыннан», – диелә постановлениедә.
Элек Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төбәктәге һәлакәтләрнең күпчелеге нәкъ менә машина йөртүчеләр гаебе белән булуын белдергән иде. Хөкүмәттә исәпләүләренчә, руль артындагы хокук бозучылар һәлакәтләрдәге 80 проценттан артык үлемнең сәбәпчесе була.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев