Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Татарстанда 6 тоннадан авыр транспорт өчен чикләүләр кертелә

2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстанның төбәк юлларында күчәр йөкләнеше 6 тоннадан артык булган транспорт чаралары өчен сезонлы чикләү кертелә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу чара юл өслеген саклауга, шулай ук хәрәкәт иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Чикләүләргә түбәндәгеләр керми:

  • пассажир автобуслары;
  • азык-төлек, хайваннар, азык (җим), дарулар, орлыклар, ашламалар, почта һәм ягулык ташу;
  • гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан транспорт;
  • автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзек тоту өчен юл техникасы һәм материалларын ташу;
  • федераль закон буенча хәрби хезмәт күздә тотылган башкарма хакимият органнары транспорты;
  • чүп ташучы машиналар.

Калган авыр йөк ташучылар өчен йөрү махсус рөхсәт булганда гына мөмкин. Аны «Росдормониторинг» шәхси кабинеты аша рәсмиләштереп була.

Мондый чаралар ел саен кертелә. 2025 елда чикләүләр төбәк юлларының 377 участогында гамәлдә иде. Кагыйдәләр бозган өчен зур штрафлар каралган – транспорт хуҗалары өчен алар 600 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев