Татарстанда 198 көчләү эпизодын башкарган 51 яшьлек ир-атны хөкем итәләр, ул бу кабәхәтлеген үзенең...
ТР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте 51 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерү тәмамлануы турында хәбәр итә, ул 198 көчләү һәм сексуаль характердагы көч куллану гамәлләрендә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2009-2013 елларда әлеге ир-ат башка төбәк территориясендә системалы рәвештә 1999 елгы үги кызын көчләгән. Бу хакта кыз әнисе белән Татарстанга күчеп килгәч кенә якыннарына сөйләгән. Көчләүче-педофилны тоткарлагач, ул үз гаебен танымаган.
Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләү базасы җыелган, шуңа бәйле рәвештә расланган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев