Татарстан прокуратурасы машина йөртүчеләрне ялган кушымталар турында кисәтә
ЮХИДИ

Татарстан прокуратурасы машина йөртүчеләрне ялган кушымталар турында кисәтә

Татарстан прокуратурасы автомобилистларны кисәтә: интернетта популяр сервислар — антирадарлар, камералар күрсәтелгән карталар һәм навигация программаларының ялган кушымталары актив рәвештә тарала.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Билгеле программаларның бушлай версиясен йөкләп алу теләге җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Мондый кушымталар барысына да рөхсәт сорый: хәбәрләргә, белдерүләргә, банк кушымталарына һәм хәтта блокировка экранына да. Бу исә явыз ниятле затларга парольләрне сиздермичә урларга, мәгълүмат кертүне имитацияләргә һәм счетлардан акча күчереп алырга мөмкинлек бирә.

Вечерняя Казань


Нет комментариев