Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышлар җәза өстенә җәза ала

Без газета битләрендә хәзер атна саен диярлек, руль артына салмыш килеш утырып чыгучылар турында язабыз. Кызганычка, андыйлар һаман тотылып тора.

Узган атнада, мәсәлән, ЮХИДИ хезмәткәрләре шундый 6 кешене тотып, беркетмәләр төзегән, автомобильләрен махсус тукталышка илтеп куйган.
14 августта иртәнге өчләрдә Комаров урамында «Мазда-6» автомобиле туктатыла. Аракы исе аңкып торган 27 яшьлек иргә алкотектор приборына өрергә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, аңарда 1,106 мг/л алкоголь барлыгы раслана. Йөртүчегә карата РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелә.

Шушы ук көнне, кичке тугызынчы яртыларда Загородная урамының 35нче йорты янында 31 яшьлек ир йөртүендәге «Ниссан» автомашинасын да шикләнеп туктаталар. Машина йөртүче аягында көчкә басып торса да, рәтле-башлы сөйләшә алмаса да, алкотектордан баш тарта. Медицина учреждениесенә баргач та, тикшеренергә теләми. Бу гамәлләр, һичшиксез, законга каршы килү булып санала. Законнарны санга сукмаучыга, әлбәттә инде, шулай ук беркетмә төзелә, машинасы тукталышка куела.

19 августта Волжская урамында туктатылган «Хундай» автомобиле йөртүчесе 33 яшьлек ирнең исерек леген приборсыз да аңларга мөмкин булып та, ул бөтен төрле тикшеренүләрдән баш тартып, үзенә карата беркетмә төзүгә җирлек тудыра.

Ә менә 20 августта төн урталарында Яшел Үзәннең Солнечная урамында туктатылган «ВАЗ-21144» автомашинасын йөртүче 23 яшьлек егетнең авызыннан алкоголь исе килеп тору өстенә, машина йөртүгә хокукы да булмый. Моңа кадәр, ягъни агымдагы елның февралендә генә административ җәзага тартылган булуы ачыклана. Әмма тоткарланучы тәкъдим ителгән бөтен төрле тикшеренүләрдән баш тарта. Хәзер аңа РФ Җинаятьләр Кодексы буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Ә җәзасы... 30 мең сум белән генә котыла алмас.
Күргәнебезчә, кайберәүләр руль артына аракы эчеп утыруны бернигә дә куймый. Менә шундыйлардан юлда ни көтәргә кала? Алалар аркасынада бер гаепсезләргә, тәртипле йөрүчеләргә куркыныч яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев