Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сәбәпләре чыкса да, юл куймагыз

Җәзасы җиңелләрдән түгел

Сак бул, юлда исерек
Юлларда куркыныч ситуацияләр китереп чыгарырга мөмкин булган салмыш автомобильчеләрне ачыклау операцияләре дәвам итә.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренең соңгы планлы тикшерүе барышында берничә транспорт чарасын йөр­түченең исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыкканлыгы ачык­лана. Әлбәттә аларның һәрберсенә медицина тикшерүе ясала. Сүздә алдап булса да, заман приборларын гына алдый алмыйсың. Алар бик төгәл.
Тоткарланучының берсе С.Н.Агеевның элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылык­ка тартылганы булмаган. Моны исәпкә алган җәмәгать суды аны машина йөртү хокукыннан 1 ел 7 айга мәхрүм итә. Икенчесе – А.В.Гришинга машинасын салмыш йөрткәне өчен хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итәләр. Гаепләнүчеләрнең икесе дә 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.
Нинди генә сәбәпләр килеп чыкса да, автомобилегезне исерек килеш йөртмәгез. Җәзасы җиңелләрдән түгел бит.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев