Осиновада җәяүлеләр кичүе аша узучы ир-атны бәрдергәннәр
19 – 25 гыйнварда 112 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 25ендә матди зыян китерелгән. 1 очракта 1 кеше имгәнүләр алган. 6 йөртүче исерек килеш тотылган.
Осиновоның Садовая урамында «Шевроле» автомобилен йөртүче 33 яшьлек ир, светофорның тыю сигналына көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша узучы 37 яшьлек ир-атны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җәяүле тән җәрәхәтләре алган, аңа бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев