Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Михаил Афанасьев: «Максатыбыз – район юлларын хәвефсез итү»

Яшел Үзәндә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Фото: ЯҮМР матбугат үзәге

Көнүзәк мәсьәләләр күтәрелгән бу җыелышта район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны теркәү үзәге (ЦАФАП) җитәкчесе Руслан Вәлиев, шулай ук тармак җитәкчеләре катнашты.

Фаҗигаләр сәбәбе – битарафлык һәм ваемсызлык

Утырышта райондагы юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре җентекләп тикшерелде. Агымдагы елның беренче аенда Яшел Үзән районында 3 юл һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә кеше гомере өзелгән. Узган елның шул ук чорында да 3 фаҗига чыгып, аларда 3 кеше җәрәхәтләнгән.

Статистика коры саннар гына түгел – алар артында кеше язмышлары, өзелгән гомерләр, күз яшьләре. Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре – каршы якка чыгып узу һәм исерек хәлдә руль артына утыру.

Балалар иминлеге – уртак җаваплылык

– Безнең уртак эшчәнлекнең иң өстен юнәлеше – балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү, – дип ассызыклады Руслан Вәлиев. – Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада мондый очраклар артты. 2025 елда Яшел Үзән районында 7 юл һәлакәте булып, 7 бала җәрәхәт алды. Күпчелек очракта фаҗигаләрдә гаеп – ата-аналарда. Алар баланың гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләп бетерми.

Ул аеруча балигъ булмаганнарның автомототранспорт чаралары, шул исәптән питбайклар белән идарә итүенә юл куймау кирәклеген искәртте.

Профилактика – мәктәптән башлана

Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамиль Идиятуллин белдергәнчә, һәр фаҗига урынына белгечләр чыгып, иң элек ата-аналар, аннары балалар белән аңлату эшләре алып бара. Районның профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова белән берлектә мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган ачык дәресләр үткәрелә.

– Әмма, вәзгыятьне тамырдан үзгәртү өчен, юл-патруль хезмәте инспекторлары санын арттыру зарур. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә контроль көчәйтелергә тиеш, – дип ассызыклады ул.

1122 чакрым юл – һәрберсе игътибар сорый

Райондагы җирле әһәмияттәге юлларның гомуми озынлыгы 1122 чакрым тәшкил итә. Бу – зур хуҗалык. Юлларны төзекләндерү, кардан вакытында чистарту, хәрәкәт тыгызлыгы һәм аварияләр еш теркәлә торган участокларга аерым игътибар бирү – болар барысы да көн тәртибендә.

– Өстенлек – юлларда иминлек. Балалар травматизмын кисәтүдә без ЮХИДИ белән бергә алдан эш итәргә тиеш. Максатыбыз – район юлларын мөмкин кадәр хәвефсез итү, – диде Михаил Афанасьев.

Төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Регина Ясельская аңлатканча, «өй– мәктәп–өй» маршрутларын хәвефсез итү буенча чаралар күрелә: тротуарлар төзү, ясалма калкулыклар урнаштыру, юл билгеләре, җәяүлеләр кичүләре, мәктәп автобуслары өчен тукталышлар ясау, урам яктыртуын яхшырту эшләре дәвам итә.

Руль артында исерек – үлем янавы

Утырыш барышында исерек йөртүчеләр катнашындагы аварияләрнең ешайганлыгы аерым билгеләп үтелде. 2025 елда гына да районда исерек йөртүчеләр гаебе белән 10 юл һәлакәте теркәлгән.

Бу – һәркайсыбызны сискән дерергә тиешле сан.

Исерек йөртүчене күрсәгез – битараф калмагыз! Кизү тору бүлеге телефоны: 8(84371) 44704. Яки аноним рәвештә @GibddZelbot аша хәбәр итегез.

Юл – уртак. Иминлек тә – уртак җаваплылык. Бүген сакланган гомер – иртәгәге бәхет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев