Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Машина йөртүчеләр колагына

Сак бул, руль артында исерек

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре алкогольле эчемлек кулланып автомобиль йөртүчеләрне ачыклау һәм мондый очракларны булдырмау максатыннан планлы тикшерүләрне уздырып тора. Кызганычка, шикләнеп тотылучылар булмый калмый. Салмыш килеш руль артына утырырга ярамаганлыгын яхшы белсәләр дә, бәлки тотмаслар әле дип, уйлап чыгалар күрәсең. Юк, автоинспекторларны берничек тә алдап та, урап узып та булмый. Алар чын профессионаллар, аракы исен тиз сизәләр.

Соңгы рейдларның берсендә автомобильчеләр Р.Р.Иштаев һәм Р.Ю.Мавланов тотылып, аларга карата беркетмә төзелә. Әлбәттә, башта аларга тикшерү ясала. Аларның эшләрен караган җәмәгать судьялары карары буенча Р.Р.Иштаев – 1 ел 8 айга, Р.Ю.Мавланов 1 ел 7 айга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителә. Икесенең дә моңа кадәр РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җавап­лылыкка тартылганы булмаган. Моны судта шулай ук исәпкә алганнар. Боларга өстәп икесе дә 30 мең сум штраф түлиячәк.


Хөрмәтле автомобильчеләр, исерек килеш юлга чыгарга ашыкмагыз. Барыбер тотылачаксыз! Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев