Куркыныч йогышлы авыруларның таралуын кисәтү: Яшел Үзәндә чит республикалардан килгән терлек транспортлары махсус тикшерелә
Россиянең кайбер төбәкләрендә зур резонанс тудырган терлекләр арасында куркыныч йогышлы авыруларны таралуны алдан кисәтү өчен Яшел Үзәндә чит республикалардан килә торган транспорт чараларына махсус тикшерүләр уздырыла.
Новосибирск өлкәсендә соңгы көннәрдә терлекләр арасында йогышлы авыруларның таралу очраклары теркәлгән. 2026 елның март ахырына мәгълүматлар буенча, авыру чыккан урыннардан терлекләрне алып чыгу чаралары тәмам. Яңа авыру очраклары 19 көннән артык теркәлмәгән. Хәзер авыру чыккан хуҗалыкларда һәм торак пунктларда карантин режимы дәвам итә. Төп бурыч – дезинфекция үткәрү. Рәсми мәгълүматлар буенча, хәл пастереллез (шулай ук аерым очракларда котыру) авыруының таралуы белән бәйле. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, авыру китереп чыгаручы мутацияләгән, «яман-агрессив форма» алган һәм дәвалануга бирешми башлаган, шуңа күрә андый каты чаралар кирәк булган. Сәбәпләр арасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда вакцинациядән баш тарту һәм терлекләрне рөхсәтсез йөртү очраклары да булган.
Бу хәл Россиянең башка төбәкләрен дә контрольдә тотарга мәҗбүр итә. Татарстан, беренчеләрдән булып, читтән килә торган инфекция куркынычын исәпкә алып, профилактика эшләрен көчәйтте. Республикага бүген читтән терлек кертү тулысынча тыелган, ә чик буе районнарында ветеринария хезмәте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре киң күләмле рейдлар үткәрә.
Шундый рейдларның берсе, 30 мартта, Яшел Үзән районының Сүнчәләй авылы янында, Чувашия Республикасы белән чиктәш федераль трассада узды. Монда районның баш ветеринария табибы Илдус Хатыйпов җитәкчелегендәге ветеринарлар һәм ЮХИДИ инспекторлары терлек ташучы транспортларны туктатып, документларын барлады.
Рейдта катнашкан ЮХИДИ инспекторы Инсаф Мингалиев бу эшнең әһәмиятенә аерым тукталды:
– Безнең төп бурыч – Татарстан территориясенә авыру терлекләрнең, яки дөрес рәсмиләштерелмәгән йөкләрнең керүенә юл куймау. Хайваннарның ветеринария сертификатлары, аларның чыгышы, сәламәтлек халәте – барысы да тикшерелә. Әлегә кагыйдә бозу очраклары ачыкланмады, ләкин без һәрвакыт әзер торабыз. Чөнки йогышлы авыруларның зыяны бик зур булырга мөмкин, — диде инспектор.
Районның баш ветеринария табибы Илдус Хатыйпов та йогышлы авыруларның икътисади һәм социаль зыянын искәртте.
– Йогышлы авырулар бер генә хуҗалыкны да, хәтта бөтен районны да кыска вакытта зур югалтуларга китерергә мөмкин. Ул терлекләрнең күпләп үлүенә, продуктлылыкның кискен төшүенә сәбәп була. Ә иң мөһиме — кайбер авырулар кеше сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Шуңа күрә без эшне тиз башлап җибәрдек, – дип аңлатты ул.
Татарстанга читтән терлек кертү тыелган булса да, зур транспорт чараларының һәрберсенә игътибар бирелә. Ветеринарлар һәм полиция хезмәткәрләре алдагы көннәрдә дә шундый рейдларны дәвам иттерергә ниятли. Аларның фикеренчә, йогышлы авыруларны йоктырганнан соң дәвалауга караганда, кисәтү чаралары күпкә нәтиҗәлерәк һәм ышанычлырак.
Яшел Үзән районында узган рейд — Татарстанның авыл хуҗалыгы терлекләрен саклап калу өчен алып барылган системалы эшнең бер өлеше генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев