Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кеше гомерен кисәргә балта да, йодрык та җитә

Өч очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Пандемия чорында үлем-китемнәр болай да аз түгел. Әмма кайберәүләр чирдән түгел, ә үз акылсызлыкларыннан дөнья куя. Нигездә аларга тәртипсезлек, эчкечелек яисә «озын куллар» гаепле була.

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, соңгы берничә очрак шомландыра. 23 июньдә медицина ярдәме күрсәтү өчен дәваханәгә башы ярылган, кулбашы җәрәхәтләнгән, кабыр галары сынган, ачык пневмоторакс үпкәләрдә һава яки газлар туплануы, боты һәм кулларында да яралар белән 46 яшьлек Казанда яшәүчене бик авыр хәлдә китерәләр. Ачыкланганча, моннан алдагы көндә Яшел Үзән районының Лесное Озеро бистәсендә бу зыян күргән ир элек хөкемдә булган, эшләмәүче 41 яшьлек ир белән спиртлы эчемлек эчеп утырганда, ызгыш чыгып, соңгысы шешәдәшенең өстенә балта белән ташлана. Башта башына суга, аннан соң башка җирләрен дә кызганмый. Җинаятьче РФ Җинаятьләр кодексының 91нче маддәсе буенча тоткарлана.

Дәваханәгә 43 яшьлек Әйшә кешесен дә баш мие җәрәхәте белән китерәләр. Әмма медиклар аны коткарып кала алмый, ул реанимация бүлегендә үлеп китә. Монысы 20 июньдә К.Маркс урамындагы кафе тамбурында ике ир бәхәсләшү нәтиҗәсендә чыга. Яшьрәге – элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир әйшәлегә йодрыгы белән бер генә суга һәм кеше гомерен кисәргә шул да җитә. Ир идәнгә егылып башы белән бәрелә. Җинаятьче РФ ҖКның 91нче маддәсенә нигезләнеп тоткарланган.

21 июньдә дәваханәгә кабыргалары, умыртка сөяге сынган 68 яшьлек ир медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә һәм берничә көннән реанимациядә үлә. Ирнең үзе генә яшәгәнлеге, эчкәнлеге ачыклана. Аның җәрәхәтләнү сәбәпләре тикшереләчәк: үзе егылганмы ул яисә кеше кулыннан зыян күргәнме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев