Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
ЮХИДИ

Казанда 16 яшьлек яшүсмер питбайк белән полиция хезмәткәрен бәрдергән

Казанда 16 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган.

Ул 14 июль иртәсендә питбайк белән юлга чыга, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре аны туктатырга тырышканда, буйсынмый һәм качарга омтыла. Нәтиҗәдә, ул полиция хезмәткәрләренең берсен бәрдерә. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла, хокук бозучы тоткарлана, дип язалар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә.

Яшүсмергә хакимият вәкиленә карата көч куллану маддәсе буенча гаепләү белдерелде. Бу шактый җитди маддә: сүз юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында гына бармый, ә полиция хезмәткәренә карата аңлы рәвештә эшләнгән гамәлләр турында бара.

Эшне Россия Тикшерү комитеты рәисе шәхси контрольгә алды. Ул Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенә килеп чыккан хәл һәм тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.

Новости Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев